ФК
Фирдәүсә Кәримова
25 март, 2013 ел

Киленгә

Я, дусларым, җәй фасылы
Кыштан, яздан һәм көздән
Нәрсә белән аерыла?
Диеп сорасам сездән.

Җавап табу читен булмас,
Кемдер әйтер - эшле чак.
Кемдер әйтер, җәе белән
Матур безнең туган як.

Шундый ямьле җәй башында
Безнең киленкәй туган.
Җәй шикелле эшчән матур
Кыз безгә насыйп булган.

Менә инде чирек гасыр
Яшибез аралашып.
Ни теләсәк, бар теләкләр
тора тормышка ашып.

Шаккатасың уңганлыкка,
Ни тотса, эшли шуны.
Булыр-булмас ир-егетең
Бер читтә торсын уны.

Ходай аңа өеп биргән
Оештыру сәләтен.
Нәрсә генә эшләсә дә,
Белеп эшли эш рәтен.

Балаларга терәк әни,
Иренә пешкән ашы.
Ә эшендә алыштырмас
Үрнәк шәфкать туташы.

Нәрсә кисә, шул килешә
Ул безнең киленкәйгә.
Аннан өйрәнергә кирәк
Бик күп, бик күп нәрсәгә.

Бизәнергә, төзәнергә,
Карарга үз-үзеңне.
Якын күреп юбилейда
Әйтим әле сүземне.

Ни теләсәк тә урынлы,
Үрнәк син бөтен яктан.
Гомереңнең киләчәге
Булсын бары тик актан.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2503131828
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез