ФК
Фирдәүсә Кәримова
26 март, 2013 ел
Ярты юлга җиттең, дустым,
Мендең тауның үренә.
Борылып карасак артка,
Узган гомер күренә.

Еракта - балачак иле,
Ул тоташкан яшьлеккә.
Берничек тә кире каймас,
Назлы итеп дәшеп тә.

Аннан һөнәр сайлаган чор,
Гаилә, бала-чага.
Шулай инде гомер-елга
Сизелми генә ага.

Ул елганың ике яры -
Гаилә һәм дә хезмәт.
Юлны узуына карап
Килә кешегә хөрмәт.

Синең узган гомер юлың
Лаек, чынлап, мактауга.
Бары яхшы фикер килә
Исемеңне атауга.

Балаларга - үрнәк әни,
Эштә - үрнәк мөгаллим.
Синдәй хезмәт сөюче аз,
Үз эшеңдә син - галим.

Дус-иш, туган-тумачаң күп,
Бихисап шәкертләрең.
Моннан соң да ташып торсын
Шатлыгың, бәхетләрең.

Һаман шулай бүгенгедәй
Яшә тормышны сөеп.
Ә без, дустым, горурланыйк
Безнең... диеп.

55 яшең котлы булсын,
Сәламәт булып яшә.
Моннан соң да язмыш безне
Йөртсә икән янәшә.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2503131832
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез