ФК
Фирдәүсә Кәримова
26 март, 2013 ел
Табигатьнең шундый чагы:
Бер яңгыр ява, бер кар.
Әйтерсеңлә күк йөзенең
Җиргә әйтер сүзе бар.

Теләк булып төшә яңгыр
Узып күк киртәләрен.
Бүләк - бәйрәм итүчегә,
Туган көн иртәләрен.

Юбилярлар арасында
Син - безгә якын кеше.
Үрнәк синең тормыш юлың,
Матур башкарган эшең.

Өйрәтәсең гомер буе
Төгәл саннар серенә.
Гаиләдә үрнәк әни,
Күркәм хатын иреңә.

Сабыр, тыныч холкың белән
Син - ышанычлык терәк.
Гомер юлын узган чакта
Синдәй дус, туган кирәк.

Сокланабыз сиңа карап,
Теләкләребез мулдан.
Сәламәт бул, тигез яшә,
Рәхәт күр кыздан, улдан.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2503131833
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез