ФК
Фирдәүсә Кәримова
26 март, 2013 ел
Котлау язам, белмәсәм дә,
Сезне бер кат күрмәсә дә,
Ишетеп бераз беләм,
Сез дуслар ирем белән.

Әллә ни күп белмәгәнгә,
Бик зурлап булмас инде.
Матур йортлар салучыны,
Хурлапта булмас инде.

Шуңа күрә иң яхшысы,
Теләк телик бер чама.
Болай да һәр котлаучының
Телләреннән бал тама.

Туган көндә юбилярга
Мактау тыңлау бик читен.
Комач кебек кызарасың,
Түбәдән чыга төтен.

Тыйнак кына мактасак та,
Җитәрлек сездә сыйфат.
Булса икән бар әтиләр
сезнең күк булган ир-ат.

Апаң әйбәт, хатының да -
Үрнәк нәсел баласы.
Шундый туган тумачадан
Ничек артта каласың?

Көне төне тырышкансың
Алардан да уздырып.
Барсында узып киткәнсең
Артта тузан туздырып.

Булыр-булмас кеше булсаң
Халык мактамас иде.
Горурланып безнеке дип,
Зурлап атамас иде.

Менә бит ничек зурлыйлар,
Чнып тора күзләре.
Арттыруга һич ошамый,
Хактыр әйткән сүзләре.

Якыннан бик белмәсәм дә,
Шулай уйлаган идем.
Уйлаганмын рас килде дип,
Башларым күккә тиде.

Фараз кылып ялгышмыйм мин
Затлы булса кешесе.
Икеләтә туры килә,
Булса сезнең ишесе.

Юбилярга бездән бер сүз,
Ошадыгыз күңелгә.
Һәрбер йортның төп хуҗасы
Охшаса иде сезгә.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2603131837
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез