РГ
Раил Гатауллин
16 май, 2013 ел

Электричка

Электричка, әле ярый син бар -
Авылыма кайтам һәр атна.
Каты урындыклы, шапшак тәрәзәле
Вагоннарга шыплап тулсак та.

Мин еш кына синдә дуслар таптым,
Аз булса да гиздем дөньяны.
Тәрәзләрең минем өчен якты,
Урыннарың йомшак, уңайлы.

Басып кайткан чаклар була иде,
"Куяның" да булдым кайчакта.
Туңдырмасын ашап, кроссворд чишеп
Кайткаладык акча бар чакта.

Биш ел буе шигырь язмаганмын
Сиңа атап, үпкәң булмасын!
Студент чакны тагын берәр елга
Озайтасым килә, сузасым.

Электричка, әле ярый син бар!
Әле генә белдем кадерең!
Яшермимен, синдә үтте матур
Мизгелләре студент гомеремнең!!!
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 1505131836
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез