ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Авыл тормышы...

Үз көенә яшәп ята авыл,
Тормыш кайный таңнар атуга.
Чал гасырның бөек җырын көйләп,
Ялгыз нарат усә басуда.

Яшьләр бүген китә шәһәрләргә,
Бәхет эзләп килер көненнән.
Капка төбендәге картлар исә
Моңая күк эчке күңеленнән.

Көтү чыга, унлап сыер калган,
Иске йортны баскан чүп-үлән.
Үсеп килгән бәбкәләрне саклап,
Очып йөри күктә бер тилгән.

Мәсҗедтәге азан тавышлары,
Нурга күмә авыл буйларын.
Туган якны сагынып кайткалыйлар,
Искә алып Сабантуйларын.

Тау башыннан челтрәп чишмә ага,
Тик мул түгел инде сулары.
Элеккеге сыман матур итеп,
Ишетелми гармиун моңнары.

Зиратларда яңа чардуганнар,
Тезелеп киткән бергә янәшә.
Үтсәң әгәр таныш сукмаклардан,
-Исәнме дип авыл эндәшә.

Алга таба авыл яшәеше,
Әйтә алмыйм ниләр күрәчәк?
Сабыр итик, еллар үтү белән,
Серен ачар якты киләчәк"
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1710131848
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез