ФК
Фирдәүсә Кәримова
30 сентябрь, 2013 ел
Зәңгәр күк йөзе астында
һәр кешегә бар урын.
Туа җиргә кеше заты
Җырлар өчен үз җырын.

Аннан тәпи атлап китә
Катлаулы дөнья буйлап.
Юбилейлар җиткән саен
Яши үткәнен уйлап.

Яшим диеп яшәүченең
Үтми гомере бушка.
Нәтиҗәле булмас иде
Тормыш хезмәттән башка.

Юбиляр дус, без бит сине
Беләбез хезмәт аша.
Бүген синең тантанага
Күңелдән хисләр таша.

Сабыр холыклы әни син,
Тыйнак холыклы хатын.
Нәкъ синең күк яраткандыр
Аллаһ хатын-кыз затын.

Тәмле ашлар пешерәсең,
Эшне эшлисең белеп.
Ашханәгә керүчене
Каршы аласың көлеп.

һаман шулай, озак еллар
Елмаеп, көлеп яшә.
һәркайда да: өйдә, эштә
Бул син кирәкле кеше.

Юбилеең котлы булсын,
Юлларыңа ак келәм.
Чын күңелдән тәбриклибез
55 яШең белән.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 3009131849
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез