Сабабызның гүзәл урманнары
Ямьгә күмелеп тора ерактан.
Якты нурын сибеп кояш чыга,
Иртәләрен бездә шул яктан.
Иркен итеп сулап куясың да,
Җәй аенда чиста хавасын.
Анда үскән җиләк-җимешләрдән
Күпме кирәк шифа аласың.
Җылы яктан кайткан кошлар моңы
Үзәкләрне өзеп яңгырый.
Биек булып үскән чыршыларга,
Карап торам күзем ала алмый.
Урман-урман, язын яшәрәсең,
Яфрак яра һәр бер агачың.
Тал-тирәккә кунган тургайларың,
Әйтерсең лә синең баянчың.
Горур имәннәрең туган якка,
Чал гасырлар аша килгәннәр.
Узып барган атлы юлчыларга
Башын иеп сәлам биргәннәр.
Яшең барган саен картаймыйсың,
Үсәсең син шаулап һаман да.
Җәен килеп сиңа сокланамын,
Җиләк җыеп алсу аланда!
4
0
335
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез