ИХ
Илнар Хазиев
7 ноябрь, 2013 ел

Кырыла халык

Телевизор кушсаң кеше үлгән,
Гәзит ачсаң янә үтереш.
Түбән тәгәри бит якты донья,
Кайчан яхшырыр соң көн куреш?

Кибет киштәләре тулы сыра,
Әби-чәби ясый суррогат.
Аны эчмәс өчен безнең халык,
Кай чагында итә һәтта ант!

Тик антларын үтәп бетермиләр,
Агуланып үлә ир-атлар.
Ябылмыйлар шәраб заводлары,
Киресенчә план куалар.

Урам буйлап атлый яшь хатыннар,
Кулларында вино, сыралар.
Ни көткәнен генә аңлый алмый,
Карынында яткан сабыйлар.

Тәмәкене әйтәсе дә түгел,
Тарта күпме мәктәп баласы.
Эчми, тартмый диеп ышанып,
Акча бирә ата-анасы.

Тора алмый яшьләр наркотиксыз,
Почмак саен көчләү, угрылык.
Миллионлаган кеше җәфа чигә,
Булыр микән илдә тугрылык?

Акча түләп кереп укырына,
Ак халатын кигән табиблар.
Дәваламый чирле кешеләрне,
Тик үтерү ягын карыйлар!

Кырыла халык, көн дә бер-бер артлы,
Самолетлар төшә һавадан.
Елгаларда теплоходлар бата,
Рәтләнерме яшәү яңадан?

Фаҗигале төстә үлмим дисәң,
Өйдән чыкмый, куркып ятырсың.
Тәкъдиреңә әгәр язган булса,
Өй ишелеп, аста калырсың.

Яман чирләр, йөрәк авыруы
Кыра бирә гади халыкны.
Ничек шуңар дәва табып булмый,
Ученыйлар әллә сарыкмы?
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 0611131850
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез