ФК
Фирдәүсә Кәримова
30 сентябрь, 2013 ел

Апайга

Нәфис, кечкенә булсаң да,
Син безгә олы апай.
«Апай» дигән сүз эчендә
Күпме хәтирә ята.

Баш бала булып тугансың
Әти белән әнигә.
Кечкенәдән зур ярдәмче
Булгансыңдыр әбигә.

Син тирбәлгән бишекләрдә
Үстек без дә тезелеп.
Әллә шуңа безнең өчен
Яшисең гел өзелеп.

Сәкедә йоклаган чаклар
Кергәли кайчак төшкә.
Нәни чактан кирәк диеп,
Өйрәттең безне эшкә.

17дә тулар-тулмас,
Башлап кияүгә киттең.
Әти-әнине «кияү»ле
Безне җизниле иттең.

Кул артыгыз җиңел булды,
Туды беренче онык.
Инде хәзер үзегездә
Саный китсәң дүрт онык.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 3009131853
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез