ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Язсын безгә Хак Тәгалә
Оптимист булып калырга.
Тирә-юньнән гыйбрәт алып,
Яхшыдан үрнәк алырга.

Дөньялыкта бер кирәксез
Мәшәкатьләр тезелмәсен.
Тормыш бит ул, ниләр булмас,
Дуслык хисе өзелмәсен.

Юбилеең котлы булсын,
Яшәгез гел тигезлектә.
Ташламасын йортыгызны
Үзең кылган изгелек тә.

55 яшь шактый гомер,
Тик шулай да 90 түгел.
Күңелләрнең картаймавын
Өмет итә нечкә күңел.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0210131854
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез