ФК
Фирдәүсә Кәримова
10 октябрь, 2013 ел

Читтә гомер итүчеләргә

Котлау әйтү өчен бер матур сүз
Эзләдем мин туган телемнән.
Шул чак кына сиздем, бигрәк читтә
Яшәгәнмен туган илемнән.

Газиз туган телнең һәрбер сүзе
Энҗе бөртегенә тиң икән.
Йөрәгеңнән чыккан һәрбер сүзнең
Мәгънәләре тирән, киң икән.

Кайсын гына сайласам да, берсе
Читтә калыр төсле боегып...
«Рәхмәт» сүзен сайлап алыйм әле,
Йөрәгемә калган уелып.

Рәхмәт сиңа, әти (әни), чын йөрәктән,
Үстергәнсең, кеше иткәнсең.
Телемдәге бөтен матур сүзгә
Син, чын-чынлап, лаек икәнсең.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1010131859
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез