ФК
Фирдәүсә Кәримова
28 сентябрь, 2013 ел
Хатын-кызга «батыр» сүзе
Бетмэсэ дә бик килешеп,
Сиңа, дускай, әйтеп була
«Батыр» сүзен, башны иеп.
Тәвәккәл син, һәр эшкә дә
Алынасың, курыкмыйсың.
Максат куеп эшләгәнгә,
Киртәләргә юлыкмыйсың.
Язмыш сынавы алдында
Шикәр күк җебеп калмыйсың.
Кайгы, хәсрәт, борчу килсә,
Чит җилкәләргә салмыйсың.
Акыл белән хәл итәсең
Ирләр булдырмаган эшне.
Җыйнап әйтсәк, юбиляр дус,
Син бик тә гамәли кеше.
Улым диеп, кызым диеп,
Яшисең син янып-көеп.
Матурлыкны Хак Тәгалә
Кызганмаган, биргән сөеп.
Эштә дә син бик җаваплы,
Ни тотсаң эшлисең белеп.
Ходайның биргән көненә
Яшисең сөенеп-көлеп.
Бүген синең юбилеең,
Ярты гасыр гомер иттең.
Тормыш йөген намус белән
Бик лаеклы тартып үттең.
Моннан соң да, яшә шулай,
Булганына риза булып.
Киләчәктә барыр юлың
Көтсен шатлыкларга тулып.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2809131858
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез