Моһтаҗ синең җылыңа
Бер адыммы, әллә тормыш юлы,
Нәрсәләр соң илтә ялгышка?
“Ялгышлардан язылган”мы, ничек,
Белмим язмышымны атарга.
Бар хаталар, төрле кимчелекләр,
Авыр сүзле алдаулары да.
Җиде якка яки дүрт кыйблага
Киткәндәге ялгыш сайлау да.
Үзем ташлап яки үзе киткән
Мәхәббәтнең сынаулары да.
Насыйп ярымның да табылмавы
Тозлар сибә ачык ярама.
Нигә, Аллам, мондый сынауларың
Бирдең соң син газиз улыңа?
Миңа да бит пар канатым кирәк,
Җитәкләшеп яшәп узырга.
Эштән кайткач мине зарыгыплар
Бушлык көтә һәрбер почмакта.
Кояш нуры җылы бирә алмый,
Күңелләрем тоташ боз гына.
Эрет аны, җаным, килеп чык та!
Мин “син!” диеп әзер барсына.
Мине хәзер бары синең караш,
Синең җылың гына коткара.
Уникаль идентификатор: 0108131863
©
Дилюс Шавалиев, 2013
6
0
377
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез