ФК
Фирдәүсә Кәримова
28 сентябрь, 2013 ел
Дускай, саный китсәң
Синдәге сыйфатларны,
Көнләшеп чыдамы шартлар
Кайсыбер ир-атларның.

Эшчән дә син, булган, тырыш,
Кулың белә һәр эшне.
Җәннәт бакчасы итәсең
Кулың тигән һәр төшне.

Үзең чибәр, әйтерсең лә
Индия киносыннан.
Балтач ягы гүзәллеген
Үзеңә җыйган сыман.

Сабыр да син, юкка-барга
Ут булып кабынмыйсың.
Кыйблаң дөрес барыр юлда
Төртелеп абынмыйсың.

Бүген синең 55 яшең,
Бездән - котлау сүзләре,
һаман шулай бүгенгедәй
Балкып торсын йөзләрең.

Балаларга үрнәк әти,
Хатыныңа терәк бул.
Җыйнап әйтсәк, юбиляр дус,
һәр җирдә дә кирәк бул!
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2809131864
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез