ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел
һәр авылның үз законы,
Тик бар охшаш сыйфаты.
Шундый сыйфатларның берсе
Нәселең кушаматы.

Дәрәҗәле кешене дә
Тигезли туган ягы.
Монда кемдер Чыпчык кызы,
Кемдер Тукран малае.

Йөреп булмый туган якта
Чөеп борынны күккә.
Нәселеңә карап сиңа
Бәя биргәннәр күптән.

Шушы бәя берләштерә
Ыруг, нәселең халкын.
Ата-бабаң дәрәҗәсен
Төшерергә юк хакың.

Рәнҗетмә буыннар рухын,
Гамәлең белән күтәр.
Дөньяда без кунак кына,
Гомер барыбер үтәр.

Әйтсеннәр, ерак төшми дип,
Алмагачның алмасы.
Арттыр нәсел дәрәҗәсен,
Үкенечкә калмасын.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0710131878
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез