Кыл уртасы буладыр ул
Гомерләрнең 55 яше.
Серле бер хис кичерәдер
55 яшькә җиткән кеше.

Борылып карый узган юлга
-Ниләр язылган соң ташка?
һәр мизгелдә үзен күрсә,
55 ел үтмәгән бушка.

Шәхси тормыш белән бергә
Нык үрелгән хезмәт юлы.
Уйлый калсаң, икесе дә
Истәлекләр белән тулы.

һаман шулай бүгенгедәй
Нык торыгыз баскан җирдә.
Милләтнең затлы сыйфаты
Сезнең кебек булган ирдә.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста