ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Тау битенә сыртлап-сыртлап,
Кар көртләрен салган чакта.
Туй бизәге кәләш сыман
Дөнья киенгәндә актан.

Син тугансың бу җиһанга
Җылы өстәп, салкын кышка.
Әйбәт булсын диеп
Ходай Матур сыйфатларын кушкан.

Кыйгач кашлы чибәр дә син,
Зөһрә кыз күк сөйкемле дә,
Ашханәгә керүчегә
Якын туган шикелле дә.

Сандугач күк моңлы да син,
Карлыгач күк бик тә эшчән.
Шигъри җаның шундый нечкә,
Күңелләрең үтә хисчән.

Кайгыртучан әни дә син,
Борчылучан әби дә син.
Парлап гомер итүчеңә
Нәкъ синдер ул - бердәнбер тиң.

Туган көннәр ел да килә,
Быелгысы - шундый мөһим.
50 яшьтән - унга артык,
70 яшьтән 10 елга ким.

Ә син һаман кызлар кебек,
Гүя сиңа 60 түгел.
Моннан соң да япь-яшь килеш
Калуыңны тели күңел.

һаман шулай бергә эшлик,
Туганнар күк бергә яшик.
Күрешкәндә, очрашканда
Якын кеше булып дәшик.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0310131881
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез