ФК
Фирдәүсә Кәримова
28 сентябрь, 2013 ел
Шатлык, бәхет бүлешергә
Көлеп торган йөзләр кирәк.
Котлау өчен туган көндә
Матур-матур сүзләр кирәк.

Ниләр телим сиңа, дускай,
Сеңелем кебек якын кешем.
Тыныч булсын һәрчак өең,
Гөрләп кенә барсын эшең.

Авылдаш та, күршем дә син,
Ярдәм сорар кешем дә син.
Яшь булсаң да һәр киңәшең
Аксакал сүзләренә тиң.

Иреңә син булган хатын,
Уңган әни балаларга.
Терәк булыр туган да син
Борчулардан араларга.

Эшең катлаулы булса да,
Бик рәхәт итеп эшлисең.
Дуска, туган-тумачага
Таянырдай нык кеше син.

Быел сиңа 55 тула,
Тулса тулсын хәере белән.
Елга еллар өстәлсә дә,
Үзгәрмәссең диеп беләм.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2809131882
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез