ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел

Апайга

Апа, синең туган көнгә
Җыелдык нәсел белән.
Йөрәккәең бу уңайдан
Дулкынланадыр, беләм.

Уйлыйсыңдыр кайчан гына
Өй тулып үскән чакны.
Сазга батып, ялан тәпи
Йөгергән туган якны.

Исеңдәме, кача-поса
Бер сәбәпсез көлүләр.
Кечкенәдән чалгы тотып,
Печән чабып йөрүләр.

Җир казулар, су ташулар,
Кайчакта керә төшкә.
Бер-беребезне без шулай
Өйрәткәнбездер эшкә.

Әткәй-әнкәй үрнәгендә
Инде кеше булганбыз.
Кай арада гомерләрнең
Күп өлешен узганбыз.

Гел рәхәт кенә булмаган,
Булган төрле чаклары.
Тик хәтердә истә калган,
Никтер рәхәт яклары.

Күмәк эшләр, җыйнаулашып,
Бергә бәйрәм итүләр.
Бала мәшәкате белән
Гомер юлын үтүләр...
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2909131886
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез