ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел

Дуска-күршегә

Орынып торган күршесенә
Ут күршем дип дәшкән халык.
Гасырлар буе сыналган,
Гыйбарәдә бардыр хаклык.

Уты бетсә, чыра тотып,
Читенсенми утка кергән.
Иртән кояш чыкмас борын
Күршесенең хәлен белгән.

Халык белми әйтмәгәндер:
Күрше хакы - Алла хакы.
Аралашып яши белсәң,
Күрше туганыңнан якын.

Без дә, дускай, синең белән
Ут күршеләр булып үстек.
Ялан тәпи йөргән көннән
Әллә күпме җилләр исте...

Тик шулай да балачакның
Истә калган һәрбер көне.
Сазга батып клублардан
Бата-чума кайткан төне.

Инде хәзер ул көннәрдән
Бик күп еллар үтеп киткән.
Кай арада сизмәдек тә
55 яшь килеп җиткән.

Бүген синең туган көнең,
Тантаналы юбилеең.
Балаларыңның рәхәтен
Күрергә язсын Ходаем.

Котлы булсын ике бишең,
Тыныч, тигез тормыш сиңа.
Озын гомер, саулык теләп
Тост әйтергә кала миңа.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2909131885
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез