ФВ
Фаил Вахитов
3 сентябрь, 2013 ел

“татар бетә” диючеләргә.

Укымагыз алдан җеназасын,
Татар халкы әле үлмәгән.
Соңгы татар туган туфрагына
Телен кисеп әле күммәгән.
Яши әле яши Тукай теле,
Туфан теле әле үлмәгән.

Укымагыз алдан җеназасын,
Татар халкы әле үлмәгән.
“Әллүки”ле татар күңеленә
Ваемсызлык оя үрмәгән.
Яши әле яши Сәйдәш моңы,
Илһам моңы әле үлмәгән.

Укымагыз алдан җеназасын
Татар халкы әле үлмәгән.
Татар йөрәгендә татар рухы
Чыра төсле янып сүнмәгән.
Кол Шәрифнең, Батыршаның рухы,
Җәлил рухы әле үлмәгән.

Укымагыз алдан җеназасын...
Татарлар
Уникаль идентификатор: 0209131892
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез