РГ
Раил Гатауллин
3 сентябрь, 2013 ел

Туган телем

Горурланыр әти-әнием бар
Туган телен миңа өйрәткән.
Укытучым бар шигырьләрне яттан
Туган телдә миннән сөйләткән.

Әлифбаны язган галимнәр бар,
Дәреслекләр туган телемдә!
Туган телдә булган һәр яңа бит
Илтте мине яңа белемгә.

Яшьтәшләр бар яшьли уйнап үскән
Татар уеннарын урамда.
Тальян моңын яшьли тыңлап үстем.
Уйныйм хәзер гармун, курайда.

Хезмәттәшләр, дуслар, дошманнар бар
Туган телдә фикер әйтергә.
Компьютерга кергән туган телем,
Татар җырын саклыйм хәтердә.

Кайда гына барсам, йөрсәм дә мин
Туган телем көчен тоямын.
Туган телен саклап үстергәннәр -
Тоткасыдыр шушы дөньяның.
Туган тел көне
Уникаль идентификатор: 0209131893
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез