ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел
Менә шулай, дускай, тормыш бит ул,
Әйтерсеңлэ, атка җиккән чана.
Дилбегәсен ничек кысып тотмыйк,
Ә ул һаман алга таба чаба.

Тормыш атың инде тауга менгән,
Бик сак кына йөрәгеңә кага.
Үткән юлы буйлап эзләр сызып,
Елга булып төрле хисләр ага.

Син, дускаем, шушы киң елгада
Колач салып бик сабыр йөзәсең.
Елга бит ул, нинди чагы булмас,
Дулкын ярга какса да түзәсең.

Аллаһ биргән, үземнеке дисең,
Шатлык, хәсрәтләрен тигезлисең.
Яшәр өчен, хезмәт итәр өчен
Барсын биргән, Аңа рәхмәт дисең.

Ирең, балаларың, оныкларың,
Чын күңелдән шатлык уртаклаша.
50 яшең тулган юбилейны
Сагынырбыз әле еллар аша.

Агач яфрак коя, илленче көз,
Бәхет теләп, тәрәзәңне чиртә.
55 яшь ул азмы, әллә күпме?
-Уй-хыялга 55 булмас киртә.

Эшләнәсе күпме эшләр әле,
Җырланасы җырлар алга дәшә.
Ходай исәнлектән аермасын,
Тигез килеш озак еллар яшә.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2809131896
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез