ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел

Дуска

Сизелмичә узган озын юлда
Үрелгәндер бергә шатлык-сагыш.
Намус белән үткән гомереңдә
Булмагандыр, дустым, һичбер ялгыш.

Матур итеп гомер итәсең син,
Дус-туганның кадерләрен белеп.
Язмыш сынавына бирешмичә,
Яшисең син елмаеп һәм көлеп.

Синең өчен иң кадерле затлар,
Таянычың - газиз ирең, улың.
55 яшь әле - тау түбәсе.
Төшәр өчен озын булсын юлың.

Төшкән чакта җиңел генә итеп,
Бергә-бергә үтик озын юлны.
Котлап сине юбилеең белән
Саулык теләп куям, дустым, кулны.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2909131895
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез