ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Олы итеп котлау юллыйк
Туган көн хөрмәтенә.
Җиргә кадәр башны иеп,
Юбиляр хезмәтенә.

Гомер буе армый-талмый
Илгә хезмәт иттегез.
Язмыш сынауларын кичеп,
Тормыш юлын үттегез.

Тау кадәр тырышлык куеп
Мендегез биек үргә.
Шул хезмәтнең нәтиҗәсе
Урыныгыз бүген түрдә.

Әнә ничек олылыйлар,
Хөрмәтли сезне Ватан.
Шул хөрмәтнең иң олысы
Очсын без торган яктан.

Хөрмәте олы булса да,
Бик гади теләгебез:
Тыныч тормыш, озын гомер,
Дип типсен йөрәгегез.

Алда әле күпме юллар,
Күпме үрләр менәсе.
Дөньялыкта безне көткән
Матурлыкны күрәсе.

Шатланасы туар таңга,
Килер көзгә, язларга.
Ышанасы алда көткән
Тыйнак хискә, назларга.

60 яшь дип, горурланып,
Киләчәккә атлагыз.
Бар да әйбәт булыр дигән
Ышанычны аклагыз.

Хак Тәгалә язсын безгә
Булырга яныгызда,
һаман сезне саклап йөртсен
Тынычлык җаныгызда.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0310131898
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез