ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел
Күңел нигә дулкынлана дисәм,
Бүген синең туган көнең икән.
Син туган көн 55 ел элек
Бүгенгедәй матур булды микән?

Иртүк таңнан «бәби чәе» тотып,
Кергән микән сезгә күрше-күлән.
Гомерле бул, диеп инәкәең
Сөйләшкәндер нәни кызы белән.

Җырлый-җырлый сиңа моңлы көйләр Талбишеккә салып тирбәткәндер.
Бишектән үк яшәү серләренең
Кирәкләрен генә өйрәткәндер.

Ул көннәрдән шактый сулар аккан,
Әткәй-әнкәй киткән инде күптән.
Алар фатыйхасы белән яшәп,
Кай арада 55 яшь җиткән.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2909131899
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез