ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Яз фасылы - күркәм вакыт,
Кошлар кайта туган якка.
Табигать яшәргән чакта
Сез тугансыз безнең хакка.

Гүзәл, матур, язгы чордан
Күркәм сыйфатлар алгансыз.
Бер бөртеген югалтмыйча
Күңелегезгә салгансыз.

Инде менә 55 ел
Яшисез сез ямьләп җирне.
Хөрмәтләп гомер итәсез,
Ир-хатынны, хатын-ирне.

Сез безгә бик тә кадерле,
Олылыйсыз туганлыкны.
Хак Тәгалә әллә шуңа
Кызганмаган булганлыкны.

Әти-әни буларак та
Сезгә карап искитәрлек.
Сездәге мәхәббәт хисе
Оныкларга да җитәрлек.

Кыскасы, сез үрнәк парлар,
Тик изгелек таратасыз.
Бер сүз белән җыйнап әйтсәк,
Сез тормышны яратасыз.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0210131900
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез