ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 октябрь, 2013 ел

Җитәкчегә

Сез безнең Чаллы җирендә,
Җитәкче - билгеле Кеше.
Сезнең кебек җитәкчегә,
һәр кешенең төшә эше.

Кемдер керә чәчәк сорап,
Кемдер сорый помидорын,
Сез бирәсез кызганмыйча
Безгә хәзинәдә барын.

Ярдәмчеллегегез өчен
Ходай да сезне аралый.
Шуңа сезнең помидор да
Безнеке кебек каралмый.

Җыйнап әйтсәк, кешеләргә
Булышыр өчен тугансыз.
Шуңа гади Әнисәдән
Зур ..... булгансыз.

Рәхмәт сезгә, барсы өчен,
«Йолдыз» чире башланмасын.
Бәндә сезгә бик рәхмәтле,
Хак Тәгалә ташламасын.

һаман шулай яшәгез сез
Бирешмичә моңга, зарга.
Рәхәтләнеп эшләгез сез,
Без сөенербез сез барга.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0410131902
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез