ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Кайтыгыз туган якка

«Ватан» дигән олы хистән
Мәхрүм калган кан-кардәшем.
Чит илдәге милләттәшем,
Туган итеп сиңа дәшәм.

Бездә хәзер салкын кышлар,
Агачлар төренгән актан.
Табигатьтән сафлык алып,
Сәлам юллыйм туган яктан.

Хисләремдә - шәфәкъ төсе,
Бездә үскән әрем исе.
Йөрәкләрне тоташтырсын,
Татар дигән горур исем.

Сабантуйлар көтә сезне,
Моңлы көйләр бәйли безне.
Гомер итсәгез дә читтә,
Кадерлисез туган телне.

Бер кайтыгыз туган якка
Булмаса да нигезегез.
Чишмәләрдән су эчсәгез
Тынычланыр күңелегез.

Бер кайтыгыз туган якка,
Гомерегез үтә читтә.
Ата-баба туып үскән
Туган туфрак сезне көтә.
Туган тел көне
Уникаль идентификатор: 0610131903
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез