ФК
Фирдәүсә Кәримова
1 октябрь, 2013 ел
Энҗе бөртегедәй сүзләр тезеп,
Котлыйк әле сезне үз итеп.
Ике «5»ле куяр чорга җиттек,
Сикәлтәле озын юл үтеп.

Гомер юлын бүлсәк төрле чорга
Күркәм эшләр бизи һәр чорын.
Чын күңелдән горурланып була,
Мактау өчен җитәрлек урын.

Җанны бүлеп бирер Әни дә сез,
Үрнәк хатын, газиз туган да.
Җәй башының күркәм табигате
Барсын биргән сезгә туганда.

Максатчыл сез, тырыш, уңган, булган, Тәвәккәллек сездә - төп сыйфат.
Урал таудай ныклык белән бергә,
Зифа буйлы, чибәр, гүзәл зат.

Табигатьнең шушы юмартлыгын
Үстергәнсез хәләл көч куеп.
Нәтиҗәсе бизи исемегезне,
Калдырасыз тарихка уеп.

Мөгаллимлек эше бүләк булып
Буыннардан сезгә бирелгән.
Фәнни, гыйльми дәрәҗәгә кадәр
Тырыш хезмәт белән үрелгән.

Сез торасыз гүя биек тауда,
Бүген сезгә 55 тула.
Горурланып әйтик, чын күңелдән,
Ике «5»ле куярга була.

Сау-сәламәт булып, парлы килеш
һаман шулай янып яшәгез.
Алтмыш, җитмеш, сиксән, туксангача
Яшен булып җирдә яшьнәгез.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0110131905
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез