ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Көннәр һаман салкын әле,
Табигатьтә яз булса да.
Күңел балачакта калыр,
Безгә 55 тулса да.

Йөгерербез хыялларда
Яланаяк сукмак буйлап.
Моңаербыз, сагынырбыз
Гамьсез балачакны уйлап.

Инде хәзер гомерләрнең
Узып бара күп өлеше.
Офык артларына качкан
Яшәгән чаклар көлешеп.

Картаю белмәс күңелгә
Олыгаю хисе кергән.
Килер көннәр уйландыра,
Ни буласын, Аллап белгән.

Саулык белән тигезлектә
Яшәүләрен насыйп итсен.
Шатлыклары килеп торсын,
Борчулары ерак китсен.

Безнең күзне сөендереп,
Бар табигать чәчәк атсын.
Алсуланып таң тусын да,
Шәфәкъ иңеп, кояш батсын.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0210131904
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез