ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Могҗиза бу, бүген сезнең
70 яшьлек зур тантана.
һәр ел саен шушы көннән
Күңелләрдә яз башлана.

Нечкә күңелләргә язны
Бүләк итеп бирүче - Сез.
Исән булып, шат яшәгез,
Бездән теләк менә шул сүз.

Безнең өчен Сез бик якын,
Әйтерсең лә туган төсле.
Ташып тора илһам Сездән,
Сез бүген дә шундый хисле.

Сау-сәламәт, шат күңелле,
Шушы зур бәхет түгелме?
Бизәп торсын, Клара апа,
Ал кояш зәңгәр күгеңне.

һаман шулай рәхәт яшә
Балаларга кирәк булып.
Бер сер сезгә: оныкларың
Торсын сиңа терәк булып.

Ә без сезне хөрмәт белән
Күзәтербез һәрчак читтән.
Юбилеең уңаеннан
Кыска гына теләк әйтәм:

Хак Тәгалә сезне сөеп,
Рәхмәтеннән ташламасын.
Күп тапкырлар бәйрәм итик
Юбилейлар тантанасын.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0310131907
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез