ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел

Мин - кычткан чыпчыгы

Казлар китте җылы якка,
Карап калдым артыннан.
Кайчандыр кош булдым микән,
Җаным кошлар затыннан.

Кыядагы бөркет булып
Ыргылам ак болытка.
Күңелләрем тынгы тапмый,
Горур бөркет булып та.

Сабан тургае мәллә мин,
Моңыннан нечкә хисем.
Җирне күк белән бәйләүче
Тургайдыр минем исем.

Күчмә кошкай түгел лә мин,
Җаннарымда - таң чыгы.
Туган ягын якын иткән
Мин - кычыткан чыпчыгы.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0710131908
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез