ФК
Фирдәүсә Кәримова
1 октябрь, 2013 ел
Сез безгә охшамагансыз,
Үзегезгә бер төсле.
Ирләр күк нык булсагыз да
Күңелләрегез хисле.

Көнчыгыш чибәрләренә
Биргесез матурлыгың.
Сөембикә-ханбикәдәй
Максатчыл батырлыгың.

Уйга кергән һәр хыялны
Ашырасыз тормышка.
Үзегезчә юл ярасыз
Бирешмичә язмышка.

Әйдә, моны эшлә диеп,
Кирәкми үгетләргә.
70 төрле һөнәр дә аз
Нәкъ сезнең кебекләргә.

Килеп туган каршылыктан
Чыгу юлын табасыз.
Тормыш барсын, эш булсын дип,
Армый-талмый чабасыз.

Балаларга терәк әни,
Дуска - таяныр иптәш.
Туганнарга - апа, сеңел,
Безгә - үрнәк хезмәттәш.

Ниләр телик юбилейга,
Җыйнап әйтсәк - көчле син.
Шуңа да бит тормыш куйган
Зурлап ике бишлесен.

Без дә теләп кушылабыз,
Гадел тормыш билгесе.
«Тетчер»га тиң ханымнарның
Сездер, бәлки, өлгесе.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0110131909
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез