ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Яшьлек дустым, менә шулай,
Үтә еллар сизелми ул.
Ара-тирә күрешсәк тә
Ныклы дуслык, өзелми ул.

Язмыш безне очраштырган,
Таныштырган һәм дус иткән.
Тормыш мәшәкате белән
Күпме гомер үтеп киткән.

Ул гомернең һәрбер көне,
Гадел хезмәткә уралган.
Бала туган, бала үскән
Тормыш йомгагы чорналган.

Балалар күптән, үзләре,
Әти һәм әни булганнар.
Нәсел дәвам итү өчен
Көткән оныклар туганнар.

Ә күңелләр һаман япь-яшь,
Картаймый күңел дигәнең.
Каян килеп олыгайсын,
Кырыңда яшьлек сөйгәнең.

Балаларың нинди күркәм,
Өең тулы дус-иш белән.
Болай яшәсәң йөзгәчә
Картаймассың диеп беләм.

Быел сиңа 70 тулды,
Гомер итәбез янәшә.
Моңлы тавышларың белән,
ЮОгә кадәр җырлап яшә.

Син җырлаган моңлы җырга,
Кушылырбыз әле без дә.
Бәхет, шатлык озак еллар,
Балкып торсын йөзегездә.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0310131913
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез