ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Менә шундый бик күпләрнең
Сез, юбиляр - чын өлгесе.
Матур яшәү рәвешенең
Гаделлеккә тиң көзгесе.

Ходай биргән гомер юлын
Үрнәк итеп үтүче дә.
Кешеләргә, тирә-юньгә
Шатлык бүләк итүче дә.

Эшли белгән җитәкче дә,
Аек акыл белән уйлап.
Көн дә изгелекләр кылып,
Атлыйсыз сез дөнья буйлап.

Сезнең күк олы йөрәкле
Кеше һәркемгә кирәк ул.
Киңәшче дә, дус та була
Белгән җитәкче сирәк ул.

Без бүген сезгә рәхмәтле,
Нәкъ үзегез булган өчен.
Тантаналы көнегездә,
Бездән теләк - яшәү көче.

Шулай парлап яшәгез сез,
Җитәкләшеп кулны-кулга,
Сез бүген тау түбәсендә,
Саулык телик төшәр юлга.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0310131914
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез