ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел
Кышкы көндә ап-ак карлар булып,
Ак теләкләр ява зәңгәр күктән.
Син туганнан бирле якын кешем,
Сиздермичә күпме гомер үткән.

Артта калган инде бик еракта,
Яланаяк чапкан чакларың да.
Яшьлектәге эзләрең дә калган,
Кар астында, туган якларың да.

Ә син гүя һаман да шул сабый,
Бу дөньяга гыйшык тоткан гашыйк.
Йөрәгеңнән бары изгелекләр,
Ә җаныңнан җыр-моң тора ташып.

һаман шулай җырлы-моңлы килеш,
Яшә әле, булып безгә терәк.
Фани дөньяларны матурларга
Саф күңелле синдәй дуслар кирәк.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0810131915
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез