ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 октябрь, 2013 ел
80 яшьлек юбилярга
Теләр теләк җитәрлек.
Апай узган гомер юлы
Безгә үрнәк итәрлек.

Авырлыклар күп күрсә дә
Бирешмәгән елларга.
Өлгергән ул балаларга
Бишек җырын җырларга.

Бер-бер артлы «менә» дигән
Өч кыз бала тапкан ул.
Аннан бер дә кыенсынмый
Оныкларын баккан ул.

Ач килеш, ялангач килеш
Сугыш чорын үткән ул.
Әби, әти белән бергә
Авыр тормыш көткән ул.

Печән чапкан, урак урган,
Бик тырыш булган эшкә.
Биргәненә «шөкер» итеп
Җиткән ул 80 яшькә.

Тик шулай да, картайдым дип
Кул кушырып утырмый.
Аш пешерә, оек бәйли,
Бер минут та тик тормый.

Аңа карап балалар да
Хезмәт сөеп үскәннәр.
Клуб кадәр өй салганнар,
Иске йортны сүткәннәр.

Кияүләре дә бер дигән,
Бик тырышлар, уңганнар.
Гүя үз гаиләсенең
Бәхете өчен туганнар.

Җыйнап әйтсәк, бу гаилә
Тату яши гомергә.
Эшне дә күмәк эшлиләр,
Ашын да ашый бергә...

Шундый туганнар булганга
Чын-чынлап шатланасың.
Без дә кайттык үткәрергә
Юбилей тантанасын.

Апай, сиңа чын күңелдән
Исәнлек-саулык, шатлык.
Киләчәктә насыйп итсен
Безгә дә шундый картлык.

Әнинең теләкләрен дә
Алып кайттык бүләккә.
Син бит безгә - Туган апа,
Шуңа якын йөрәккә.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0410131917
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез