ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел
Беренче кат гашыйк булып,
Күктә очкан чагым иде.
Иптәш кызым синең хакта,
Ул зәңгәр төс сөя диде.

Син сөйгәнгә чын күңелдән
Зәңгәр төсне сөйгән булдым.
Сабантуйга ак борчаклы
Зәңгәр күлмәк кигән булдым.

Чынлап матур иде күлмәк
Бик килешле, нечкә билле.
Канатланып синең янга,
Йөгергән булдым мин тиле.

Зәңгәр сиңа бик килешми,
Ярат, дидең алсу төсне.
Аяз көнне яшен сукты,
Аңламадың минем хисне.

Сине күптән күргәнем юк,
Балачагым калды артта.
Яр иткәнсең дус кызымны,
Әни язган иде хатта.

Быел Сабантуйга кайттым,
Хисләр һаман зәңгәр төстә.
Читтән генә күрдем сине,
Кызгылт алсу күлмәк өстә.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 0710131918
18
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез