ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Җырчыга

Нинди җылы сүзләр әйтик,
Салаватка карата.
Сүзләрнең иң кыйммәтлесе
Халык аны ярата.

Ургылып чыга җаныннан,
Үзенә тарту көче.
Тамашачыга якын ул
Халыкчанлыгы өчен.

Салават килә, дисәләр,
Шыгрым тула залы.
Калмый чит ил, Мәскәү, Себер,
Бар микән аның ялы?

Күзе төшкән һәр шигырьне,
«Менә» дигән җыр итә.
Үзенә генә хас моңы
Йөрәкне кисеп үтә.

Туган халкың исеменнән
Теләкнең сиңа уңы:
Салаватны җырчы иткән
Яшәсен татар моңы!

Тыңлаучысын сөендереп,
Җырласын да җырласын!
Бу бит безнең Салават, дип,
Халкы аны зурласын!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0610131922
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез