ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Котырган бәяләр

Бәя арта бөтен нәрсәгә дә,
Тик сыйфаты безгә ярамый.
Бушка хәзер җәйге матур кичтә,
Сандугач та өзеп сайрамый.

Күтәрелә бензин бәяләре,
Кызыл саннар өскә үрмәли.
Күз акайтып юлда шоферлары
Үтеп китә шулар тирәли.

Америка арзан бензин сата,
Кертеп аны башка чит илдән.
Кара алтын Рәсәй чикләрендә
Җир ананың калган биленнән.

Килер бер көн, кара алтын бетәр,
Соң булыр шул инде ул чакны.
Безнекеләр шунда мактап сөйләр,
Америка Кушма Штат"ны".

Өстәгеләр гади кешеләрне
Талап яшәп күптән өйрәнгән.
Зур суммада акча урлап калу,
Режимнарга тәмам әйләнгән.

Доньясы шул, заман җиле исә
Яхшырмастыр белмим көнкүреш.
Болай барса сугыш афәтләре
Куймагае ясап үзгәреш.

Пенсияләр әгәр арта икән,
Күтәрелә өчләй бәяләр.
Карт-корылар йөрәк даруыннан
Файда күреп гомер итәләр.

Налоглар күп, хезмәт хакы түбән,
Яшәп булмый гассыз, сусыз да.
Ванга әйткән, рәхәт тормыш килер
Икемең дә кырык тугызда.
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 1610131921
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез