ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 октябрь, 2013 ел
........ абый, уңышларны
Әйтсәк, хайран каласыз.
Гегель кебек фикер йөртә,
Әдип кебек иҗат итә,

Бүген татар баласы.
Кемнәр генә юк класста
Бар Тукайлар, Такташлар.
Өмет зурдан: сынатмаслар
Әдәбият өлкәсендә

Бүгенге сабакташлар.
Халык авыз иҗатының,
Нык хәзер чылбырлары.
Мәкаль, әйтем, табышмаклар

Иҗат итә дәрес саен
Баланың тапкырлары.
Хисне кичерешкә бәйләп,
Фикерне үрә генә.

Колач җитмәс киң дөньяны
Сыйдыра ул Әгъләм кебек
Бер тургай йөрәгенә.

Шәүкәт ага Галиев күк
Бүлә сүзне икегә.
Мәгънә салып, образ ясап,
Ошамаган һәр кешене,
Калдыра ул көлкегә.

Сыйныф саен Миңнуллиннар,
Галиевнең төрлесе.
Нәкъ аларча иҗат итә,
«Менә», дигән әсәр яза,

Белә, чөнки өлгесен.
Рәхмәт сезгә, корал биреп
Ачтыгыз иҗатка юл.
Мәктәптәге һәрбер шәкерт

Үзе уйлап инша яза
Язучы ул, шагыйрь ул.
Сезгә теләк: саулык белән
Тирләп-пешеп эшләгез.

Саекмасын, гөрләп аксын,
һәр укучыны сугарсын,
Мөгаллимгә юл күрсәтсен
Сезнең иҗат чишмәгез.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0410131926
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез