ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 октябрь, 2013 ел

Директорга

Кайбер кешегә горур баш
Хөрмәт белән иелә шул.
Безнең мәктәпнең директоры
Шундый затларның берсе ул.

Коллективның һәр әгъзасы
Аның гомер арбасында.
Алтын терәк багана ул
Туганнары арасында.

Ходай камил акыл биргән
Калсын диеп фәндә эзе.
Тыйнаклыгы аркасында
һәр җирдә дә үтә сүзе.

Эчтән янса да сиздерми,
Кояш кебек ачык йөзе.
Чәчләренә чал керсә дә
Унсигездә калган үзе.

Бүген аның туган көне,
Безнең өчен дә зур бәйрәм.
Чәчкә кебек күңеленә
Теләк телик бәйләм-бәйләм.

һаман шулай ныклы булсын
Мөгаллим - галим арасы.
Тәгәрәсен озак еллар
Үрләргә гомер арбасы.

Шул теләкләргә кушыла
Бүген олысы-кечесе.
Булса булсын аның кебек
Коллективның җитәкчесе.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0410131925
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез