ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 октябрь, 2013 ел
Узган гомер үтте инде диеп,
Бүгенгегә бирсәк кадерне.
Мактанырлык үткәнең булмаса,
Булыр идек микән кадерле.

Юбилейда күркәм үткән кирәк,
Сүз әйтергә зурлап, олылап.
Кунак җыйган олуг юбилярның
Нәкъ үзенә генә турылап.

Нинди гамәл кылган, ни эз калган
Үзеннән соң килгән буынга.
Гомер юлын шулай үттем диеп,
Әйтер сүзе бармы җыенга?

... абыйга үкенерлек түгел,
Исеме таныш аның һәркемгә.
Хезмәт белән үткән тормыш юлын,
Багышлаган аңга, гыйлемгә.

һич тутыкмас һәм югалмас байлык
Озата бара гомер юлыннан.
Җитәкче дә, тырыш үтәүче дә,
Килмәгән эш юктыр кулыннан.

... абый, сез гади мөгаллимнән
Олы галим булып үсүче.
Насыйри һәм Фәхретдиннәр эшен
Киләчәккә дәвам итүче.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0410131928
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез