ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Уйлану

Күрә торган күзебез бар,
Тик нигә без сукыр күзле.
Дөреслекне белә торып,
Әйтеп булмый гадел сүзне.

Әйтәсе килгән чаклар бар,
Куәт җитми дәлилләргә.
Күпме кеше сүз әйтергә
Чыгып китте чит илләргә.

Тарих белә, әмма дәшми,
Халык үлгән, дәүләт беткән.
Идел буйлап алты көймә
Алтын-көмеш агып киткән.

Көймә эзен дулкын юган,
Тик тарихта эзе калган.
Мәскәү кала үзәгендә
Истәлеккә собор калыккан.

Менә инде ядкяр собор
Ничә гасыр чәчә нурын.
Ни кызганыч, чал тарихта
Юктыр дөреслеккә урын.

Күрә торган күзебез бар
Ачсак икән күңел күзен.
Гөнаһлардан чистарынып,
Әйтсен тарих гадел сүзен.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0610131929
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез