ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Кайдан белгәннәр

Хәерче дә, бай да түгел идек,
Үскән чакта үстек уртача,
һәр йорт саен җиде-сигез бала,
Искә төшсә, хәзер кот оча.

Төз үссеннәр дипме, борынгылар
Салмаганнар йомшак мендәргә.
Шулай итеп, тормыш сынауларын
Өйрәткәннәр җиңел үтәргә.

Вегетариан дигән чит-ят сүзне
Белмәгәндер әнкәй белүен.
Тик хәтердә, ит-майны чамалап,
Тигез итеп бүлеп бирүе.

Шулай өйрәткәндер, ахры, әнкәй,
Барын-югын бүлешеп яшәргә.
Кечеләрне кече итә белеп,
Олыларга зурлап дәшәргә.

Җиде көрәк белән җир казыдык,
Печәнен дә чаптык тезелеп.
Көянтәләп су ташыган чакта,
Төшмәгәнбез әле өзелеп.

Хезмәт дигән олуг тәрбияне
Күңелләргә тирән салганбыз.
Яланаяк көтү көткән чакта
Таң атканын күреп калганбыз.

Сандугачлар моңын ишеткәнбез,
Тыңлаганбыз чишмә агышын.
Шул чишмәгә кушылып җырлый кебек
Әтиемнең гармун тавышы.

Махсус белемнәре булмаса да
Рухи матурлыкны биргәннәр.
Әхлаклылык, әдәп кагыйдәсен
Борынгылар кайдан белгәннәр?

Хәерче дә, бай да түгел идек,
Тигез булып үстек бер чама,
«Кот очарлык» чакны сагынудан
Күзләремнән кайнар яшь тама.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0610131930
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез