ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Соңгы кыңгырау

Мең тапкырлар ишетелгән
Кыңгырауның тавышы.
Бүген - соңгы кыңгырау да,
Әллә нигә сагышлы.

Эчке дулкынлану белән
Чыңлый моңлы кыңгырау.
Әйтә кебек, сез әзерме?
Алдыгызда мең сорау.

Иртәгәдән сезне көтә
Мөстәкыйль тормыш юлы.
Ә тормышның һәрбер көне
Сынаулар белән тулы.

Ул сынауны үтеп була
Акыл һәм белем белән.
Тормыш юлын узган чакта
Сынатмассыз дип беләм.

Соңгы кыңгырау теләге:
Шома булсын юлыгыз.
Әти-әни һәм мәктәпнең,
Горурлыгы булыгыз.

Син - безнең ышаныч, диеп,
Укытучың эндәшә.
Киләчәккә уңыш теләп,
Соңгы кыңгырау дәшә.
Соңгы кыңгырау
Уникаль идентификатор: 0610131938
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез