ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Саубуллашу

Хәтерлимсең, 10 ел элек,
Форма, алъяпкыч киеп,
Портфель асып, чәчәк тотып,
Белем алырга килдең.

Исеңдәме сине апаң
Үз күреп каршы алды.
Хәерле юл, балам, диеп,
Әниең озатып калды.

Моңсу гына саубуллашып
Калды бакчаң, бишегең.
Шушы көннән син зур үсеп
Ачтың мәктәп ишеген.

Сизелми дә 11 ел үткән,
Ә күңелдә мең сорау.
Мең сорауга җавап эзләп,
Чыңлый соңгы кыңгырау.

Балачагың үтте диеп,
Әллә чыңлавы микән?
Алда ни язмыш көтә дип,
Күңел сызлавы микән?

Көмеш кыңгырау тавышы
Уңыш теләп чыңласын.
Балаларның шат авазы
Мәктәпләрдә тынмасын.
Соңгы кыңгырау
Уникаль идентификатор: 0610131939
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез