ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Үткәннәргә кайту

Мин кичләрен шулай уйланам да,
Искә төшә үткән минутлар.
Хәтирәләр һаман сакланалар,
Күңелемдә мизгел булыплар.

Истәлекләр гөмер узган саен,
Хәтерләрдә юллар ярачак.
Офыкларда калды шаулап торган,
Интернетсыз гүзәл балачак.

Чана шуу елга тауларыннан,
Кар әвәләү кышкы кичләрен.
Уйларымда урын алып алар,
Саклый бирә асыл төсләрен.

Үткәннәргә кайтам хыялымда,
Таныш күпер, сукмак аркылы.
Каршы ала йөгереп чыгып янга,
Мәктәп елы-яшьлек шаукымы.

Ул вакытлар күңелле дә иде,
Үкенмәслек булып тоела.
Буген җанны көзге сагыш били,
Искән җилдә яфрак коела.

Тормыш бара әйдәп киләчәкне,
Үтә җәйләр, килә көзләре.
Үткәннәргә кайтам, янәшәмдә
Бала чакның кайнар эзләре!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1610131941
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез